Татарстанда журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде.

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде. Бу хакта конкурсны оештыручы — Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Бәйгенең партнеры — Татарстан Журналистлар берлеге.

Конкурска эшләр Журналистлар берлеге бинасында (адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179, 3нче подъезд) «Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI „Бәллүр каләм“ — „Хрустальное перо“ конкурсына» билгесе белән 13 апрельгә кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: (843) 555−85−11, 555−76−03, 555−75−22

 

http://tnv.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International