16 март көнне, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, “Единая Россия” партиясе Мамадыш җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (адрес: Мамадыш шәһәре, М. Җәлил урамы, 23/33 нче йорт, 210 нчы бүлмә) 8–10 сәгатьтә – нотариус, 10–12 сәгатьтә – адвокат, 12–14 сәгатьтә юрист гражданнарны кабул итә. Алдан язылып кую өчен телефон: 3-34-28.