Мамадыш кызы "Беренче канал"да "Голос.Дети" проектында катнашты.

2018 елның 9 марты, җомга

Мамадыштан Эмилия Хәйриева "Беренче канал"да "Голос.Дети" проектында тыңлауда катнашты. Яшь вокалчы вибрато техникасы белән барлык остазларны таң калдырды, дип яза "Нократ" газетасы.

Беренче булып Эмилия тавышына Пелагея борылды. Эмилия яшь булуына карамастан,  Мамадыштан федераль проектның сайлап алу турына узган һәм тыңлауларга эләккән беренче һәм бердәнбер кеше. 11 яшьлек артист кыз "Челита" җыры белән чыгыш ясады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International