Бәйрәмгә бүләк – чираттагы җиңү

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Күптән түгел генә башкалабыз Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын- кыз күзлегеннән“ конкурсына йомгак ясалды. Анда безнең район данын САНИЯ НАСЫЙБУЛЛИНА белән АЙРАТ ШАКИРОВ якладылар. Сания ханым бәйгедә “Минем язмышым – минем һөнәремдә“ номинациясендә җиңү яулады.

Аның авыл хуҗалыгы тармагында 29 еллык эш стажы бар инде. Хезмәт юлын “Кызыл флаг“ колхозында“ “Кызыл флаг“, “Сабан“, һәм “АПК “Азык-төлек программасы“ ҖЧҖләрендә машина белән сыер саву операторы эшенә багышлады ул. Соңгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә 2009нчы елдан бирле эшли инде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, Сания Насыйбуллина хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклылыгы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуы белән аерыла. Үзенең осталыгын даими камилләштереп тора, һөнәренең серләре турында яшь белгечләр белән уртаклаша. Узган елда ул сыерларны машина белән саву буенча Татарстанның алтынчы мәртәбә абсолют чемпионы исемен яулады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матау грамотасына, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ исеменә лаек булды. “Хатын-кыз күңеле игелеге белән аерылып тора. Без, ир-атлар, һәрвакытта да яхшырак булырга, 8нче мартны лаеклы каршы алырга, хатын-кызларны бәйрәм дә генә түгел, һәр көнне, ел дәвамында тыңларга тиешбез. Безне сүгәләр икән, димәк–юкка түгел. Әгәр гүзәл затларыбыз шундый тыныч күңеллеләр, барысына да түзәләр икән, без алардан калышмаска тиешбез,“ – диде тантаналы чарада Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Мәгълүм булганча, “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән конкурсы Татарстанда киң танылу алган бәйгеләрнең берсе. Аңа 1993нче елда старт бирелгән иде, тагын өч елдан ул конкурс форматын алды. Шушы вакыт эчендә ул хатын-кызларның әйтеп бетергесез мөмкинлекләрен, замана хатын-кызлары булу өчен (әни, җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәрләр) булган мөмкинлекләрне ачыклау мәйданчыгына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International