Мамадыш имамнары киңәшә

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Бүген Мамадыш мәдрәсәсендә имам-абыстайларның һәр айның беренче чәршәмбесендә уза торган гомуми җыелышы булды.

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев террорчылыкка каршы тору буенча район комиссиясенең карарларын, алда торган РФ Президентын сайлауда катнашу кебек көнүзәк мәсьәләләрне аңлатты. Имамнар арасында игълан ителгән Гошер бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, анда аеруча актив эшләүчеләргә  рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Район газетасы “Нократ“та “Безнең мәчет имамы“ дигән яңа рубрика башлап җибәрү турында да сүз алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International