“Әлеге бәйрәм Мамадышта инде икенче ел үткәрелә, районыбызның матур традициясенә әйләнеп бара. “Мамадыш“ совхозы бистәсе мәдәният йортына быел да мөнәҗәт әйтергә һәм тыңларга теләгән дистәләгән туташлар-ханымнар җыелды. Араларында балалар да булу аеруча сөендерә, – ди оешма җитәкчесе Рузалия Ибраһимова.