Мамадыш шәһәренең тарихи урамын төзекләндерү буенча фикерләштеләр.

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Татарстанда 2015нче елдан гамәлгә кергән җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы нигезендә теге яки бу шәһәрдә нинди дә булса үзгәрешләр кертеләсе булса, монда халыкның да фикере исәпкә алына. Бездә җәмәгать тыңлаулары “Яшьлек“ скверын төзер алдыннан уздырылган иде инде.

Мамадышта утыз елга якын вакыт яшим инде мин. Шәһәребезнең узган гасырның 90нчы еллар башындагы халәте белән бүгенгесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Туксанынчы елларда торак пунктларын төзекләндерү турында сүз дә алып барылмады: моның ни өчен шулай икәнлеген искә төшереп торудан мәгънә юктыр. Яңа гасырга аяк баскач, бер кинофильмдагы герой әйтмешли: “Процесс пошел.“ Совет урамындагы эшләрне, район мәдәният йортын тыштан төрүне шәһәрдәшләребез яхшы хәтерлиләрдер. Нократ яр буен ныгыта башлагач, күпчелек аның күркәм урын булачагына да ышанмагандыр. Ничә ел инде ул мамадышлыларның, килгән кунакларның яраткан урынына әверелде. “Яшьлек“ скверы–Мамадышның йөзек кашы. Дамба да гади гидротехник корылма гына түгел. Киләчәктә аның безнең яраткан урынга әвереләчәгенә шигем юк. Спирт заводы артындагы күл төзекләндерелсә, буш урыннарда заманча йортлар төзелсә – бигрәк тә. Район җитәкчелегенең планнары зурдан: Мамадышның йөзен тамырдан үзгәртерлекпроектлар бар әле. Шуларның берсе Совет урамында якын киләчәктә булачак төзекләндерү эшләре белән бәйле. Узган атна сишәмбесендә шәһәрдәге 2нче санлы лицейда икенче мәртәбә оештырылган тыңлаулар шуңа багышлан- ган иде. Лицей фойесында “Роман-групп“ компаниясе вәкиле Миләүшә Мотыйгуллина һәм дизайнер Ләйсән Поликарпова үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Аларның күзаллавы буенча скверларны заманча дизайнлы объектлардан торган мәйданчыклар алыштырачак. Аларда балалар мәйданчыгы да, кафе, тир да, мәдәни чаралар өчен аерым урын булыр дип көтелә. 14 метр биеклектәге Эйфель башнясындагы махсус мәйданчыкта тирәяк белән хозурлану өчен мөмкинлек тудырылачак, төрле яктырткычлы шарлар белән бизәлгән Шәйхи Маннур һәйкәле яны яшьләргә романтик кичләр, очрашулар уздырырга менә дигән урын булачак. Миләүшә һәм Ләйсән ханымнар проектла- рын тәкъдим иткәннән соң, тыңлауларда катнашкан шәһәребезнең актив граж- даннары үзләренең тәкъ- димнәре белән чыктылар. Кемгәдер проект авторлары белән өлешчә генә килешергә туры килде, кайберәүләр, эшләр төгәлләнгәч, Совет урамы шәһәрдәшләребезнең генә түгел, ә туристларның да яраткан урынына әвереләчәгенә ышанычын белдерде. Шәһәрдәге 1нче санлы һәм Мамадыш интернат мәктәбе укучылары физкультура дәресләрен Совет урамында үткәрергә мәҗбүрләр. Җиңел атлетика өчен асфальт сәламәтлеккә зыян булуын дәлилләп тә торасы түгел. Кече паркларның берсендә нигә дип йөгерү юллары ясамаска. Әлеге фикерләргә дә колак салыныр, дип ышанасы килә. Кемгә ничектер, проект авторларының бер мини-паркны төрле корылмалар белән “шыплап“ тутырырга җыенулары белән килешеп бетмәскә мөмкин. Чөнки скверлар мәйданнары белән болай да артык “мактана“ алмыйлар. Төзекләндерү эшләре башлаганчы, урамдагы канализация белән булган проблеманы хәл итәргә кирәктер. Чөнки аның линиясе инде кайчан сузылганын берәү дә анык кына әйтә алмый. Тыңлауларда катнашучылар җәмәгать бәдрәфе кирәклеге проблемасын да күтәрделәр. Скверлардагы агачларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Соңгы елларда үзәк урамда шактый һәйкәлләр салынды. Аларга кагылмаска сүз бирделәр проект авторлары. Киресенчә, алар тирәсе заманча төзекләндереләчәк, дип ышандырдылар. Һәйкәлләр, димәктән, Мамадыш төбәкне өйрәнү музее хезмәктәре Гөләндәм Давыдованың төбәгебезнең данлыклы шәхесе, заманында патша Россиясендә генә түгел, бөтен дөньяга танылган җырчы Николай Фигнерга кайчандыр ул яшәгән йорт каршында, дөресрәге, “Арарат“ кафесы янәшәсендә һәйкәл салырга кирәклеге турындагы тәкъдиме зур күпчелектә хуплау тапты. Ул Лев Толстойга куелган бюст кына булмас, дип ышанасы килә. Гөләндәм ханымның Мамадышка нигез салган Мәмдәш карт турында да онытмаска кирәклеге белән килешми мөмкин түгел. Тыңлауларда яшьләрнең фикерләре дә киң яклау тапты. Район балалар Думасы президенты Дарина Телешованың, төрле мастер-класслар, мәдәни чаралар уздыру өчен өсте ябулы мәйданчык кирәк, дигән тәкъдиме нә дә колак са- лынсын иде. Бу тыңлаулар- да катнашкан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов- ның да күңеленә хуш килде. “Без үсеп килүче буынның фикерләренә колак салырга тиешбез. Мин аларның тәкъдимнәрен хуплыйм,“ – диде ул. Проект авторларына мини-парклар төзегәндә алар янәшәсендәге тарихи биналарга да игътибар итәргә киңәш ителде. Бу турыда Мамадыш көллияте директоры Николай Егоров: “Совет урамы–шәһәребез өчен тарихи, иң кыйммәтле өлеш. Проект безнең күп гасырлык Мамадышыбызның истәлекле урыннарын да күз уңында тотып гамәлгә ашырылыр, дип уйлыйм,“ – диде ул. Тыңлауларда кайбер учреждениеләр янындагы автомобильләр туплану проблемасы да күтәрелде. Совет урамында яшәүче Светлана Сорокинаның шәһәребезнең символикасын булдырырга кирәклеге турындагы фикеренә дә колак салыныр шәт. Очрашуны оештыручылар барлык тәкъдимнәргә игътибар биреп, проектка үзгәрешләр кертәчәкләр. Кем үз фикерен проект авторларына әйтә алмаган, алар моны dialog@park. tatar адресы буенча эшли алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International