8нче Март–Халыкара хатын-кызлар көне Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме белән котлыйм. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә. Боларны бары тик сез генә булдыра аласыз. Сугыш елларында һәм аннан соң илне торгызуда авыр хезмәт куйган өлкән буын хатын-кызларга без аеруча рәхмәтле. Авыр сынаулар аларны сындырмаган, өлкәннәребезнең күңел җылысы һәм яктысы балалары, оныклары, оныкчыкларына да җитә. Кадерле әниләр, хатыннар, апалар һәм сеңелләр, кызлар! Сезгә матурлыкны саклый белгәнегез, йомшак һәм сизгер күңелегез, гаилә бәхете өчен тырышуыгыз, акыллы һәм сәламәт балалар тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Районыбыз, республикабыз үсеше бәрабәренә куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп тор- сын, сәламәтлек һәрвакытта да юлдаш булсын!
А.П.ИВАНОВ, Мамадыш муниципаль район Советы рәисе, район башлыгы.