Февраль аеның соңгы көннәрендә “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында Мамадыш районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә журналист булу серләренә төшендерүче “Озын тәнәфес” медиаүзәге укучылары белән очрашу узды. ГХАТ бүлеге начальнигы Айгөл Әхмәтшина укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып, актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды, шулай ук укучылар архив китапларын кулларына тотып карау мөмкинлегенә ия булдылар. Алар үзләренең тууы турындагы, әти-әниләре никахларын теркәгән акт язуларын күрделәр.