“Татарстан яшьләре” газетасы призына көрәш

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

 “Татарстан яшьләре” газетасы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып уза.  “Дуслык“ спорт комплексы залында  41 командадагы 311 көрәшче  бил алышырга җыелды.

"Бүген әлеге залга республикабызның барлык районнарыннан да көрәшчеләр җыелды. Аларны оештыру “Татарстан яшьләре“ газетасы коллективына инде ничә еллар шушы бәйгеләрне өзлексез оештырып килгәннәре, аларны уздыру өчен безнең районны сайлаганнары өчен чиксез рәхмәтлемен. Быел бишенче тапкыр бу ярыш бездә уза. Без моңа лаек, дип уйлыйм. Соңгы 5 елда безнең командалар гомуми зачетта ел саен призлы урыннарда. Яшь көрәшчеләребез дә республика күләмендә уздырылыган төрле турнирларда җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар. 16 көрәшчебез татар көрәше буенча спорт мастеры исемен йөртә, якташыбыз Фарил Фатихов – Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры", - дип сәламләде катнашучыларны район башлыгы Анатолий Иванов. 

Бүгенге көндә безнең районда милли көрәш белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган: спорт заллары тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылган, барлык мәктәпләрдә дә көрәш секцияләре эшли, даими рәвештә ярышлар уздырыла. 400 гә якын яшүсмерләр һәм йөздән артык ир-атлар бу спорт төре белән шөгыльләнәләр. Иң мөһиме, ярыш-бәйгеләрдә кулларына сөлге тоткан яшьләребез физик һәм рухи яктан ныгыйлар, көч алалар. Татар көрәше ниндидер үзешчән бер спорт төре генә түгел, зур һөнәри кәсепкә әйләнде. Көрәш белән шөгыльләнгән егетләр үзләрендә ихтыяр көчен туплыйлар, ярышларда катнашып җиңү яулагач, үзләренә зур максат куялар.

Спортчыларыбызга матур көрәш, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International