Бүген күпчелек мал-туар асрап ятуны хуп күреп бетерми. Акчаң булса, кибеттә барысы да бар. Ит-сөт кирәк икән, авылда берән-сәрән булса да мал асраучылар, башы белән шул эшкә чумучыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар“–дигән әйтем һәркемгә таныштыр. Илвир Шәмсетдинов–шундый тырышларның берсе. Бу яшь кешенең авылда мәш килеп үгезләр симертеп ятуына авылдашлары башта гаҗәпләнмичә калмагандыр: син нәрсә, егет, яшьтәшләрең шәһәрдә эшлиләр, син авылда чиләнеп ятасың, янәсе. Чыннан да, Катмыш урта мәктәбен тәмамлаган 16 сыйныфташлары арасында ул берүзе туган нигезендә бүген яраткан эше белән шөгыльләнеп ята. Ә бит аңа да, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмалагач, башкалабызда өч ел “Горзеленхоз“ оешмасында эшләргә туры килә. Яшәү – тулай торакта, хезмәт хакы зур калада очны-очка гына ялгап яшәргә җитә. Ул вакытта инде гаиләле дә була. Авылына кайтканчы әтисе Хәйдәр күпләп мал асрарга карар кыла. Моның өчен зур торак җиткерергә кирәк. Әңгәмәдәшем әйтмешли, җиңел булмый бу эшне башкарып чыгуы: 100 кубометр агач әзерли, күпме тө- зелеш материаллары кирәк. Күз курка, кул эшли, диләрме әле? Шәмсетдиновлар бу авырлыкларны да җиңеп чыгалар. Үз көчләре белән йортлары артында 100 баш- ка исәпләнгән мал торагы пәйда була. Моннан биш ел чамасы ел элек Илвир туган Катмышына кайтырга, дип ныклы карарга килә: ул туган нигезенә кайтып тө пләнә. Хәер, гаиләдә элекэлектән мал-туар күп асралу сәбәпле, ул кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсә. Ә йорт терлекләре, билгеле булганча, авылда һәрвакыт- та да крестьян гаиләсе өчен табыш чыганагы булып тора. Иртә белән терлекләр янына чыгып, аларның асларын чистарту, азык салу, эчерү Илвир өчен бернинди авырлык тудырмый. Ул әлеге эшләрне бүген дә бөтен күңелен биреп, тырышып һәм җиңел башкара... Моннан тыш, ул өч авылдашын да эшле иткән. –Күңел биреп эшләсәң, бер авырлыгы да юк аның,–ди Илвир. – Зарланганыбыз юк, бер ияләнгәч, тормыш шулай бара инде. Фермерлыкка алынганчы да, малны ишле итеп асрадык. Шөкер, хәзер терлек асрау буенча чикләү юк. Берне асрасаң да, шул эш, бишне асрасаң да. Малны ничек яхшырак карасаң, шуның кадәр табыш аласың. 2014нче елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырганнан бирле Шәмсетдиновлар үгез симертү белән шөгыльләнәләр. Өч ел эчендә 300 баш мал үстереп, аны иткә сатканнар инде. Төрле төбәкләрдән 150-200 килограммга кадәрге авырлыктагы бозауларны сатып алалар. Әңгәмәдәшемнең бер ел эчендә аларның кайберләренең тере авырлыклары ярты тоннага җитә, дигәненә күңел башта ышанмады. Колхозлар вакытында бу авырлыкка җиткерү өчен ике-өч ел кирәк иде. Сере нидә соң? Терлекләрнең рационнарына төрле өстәмәләр, компонентлар кушалар мәллә? –Моның бернинди дә сере юк. Терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел, чыгымсыз эш түгел. Малларны азык белән тәэмин итеп тору да фермерларга авырга төшә. Ашлык, печән кыйммәт. Шуңа күрә үзебезгә 200 гектар җир рәсмиләштердек. Малларга аның яртысында үстерелгән печән, калган мәйданнарда игелгән арпа белән бодайдан башка артык берни дә биргән юк. Дөрес, ашату рационын дөрес көйләсәң, малларга һәрвакытта да игътибарлы булсаң, көтелгән нәтиҗәне алырга мөмкин. Мәсәлән, бодайны пешереп бирәбез, арпа белән бодай оны ашатабыз, башак, печән алларыннан өзелми, – ди Илвир. Малларга игътибар, димәктән, аларның хуҗалыгында булганым бар. Үгезләргә ихтирамны мал сараена кергәч тә күрәсең. Бигрәк тә Хәйдәр абыйның дәү гәүдәле үгезләрен назлап кына муеннарыннан кочканын, сыйпаганын күргәнем булды. Тирә-якта чиста, коры, хайваннарга тиешле шартларның һәммәсе тудырылган. Итне сатуга килгәндә, фермер Шәмсетдинов өчен бу зур проблема түгел. Аның инде үзенең клиентлары бар. Зур күпчелеге – шәһәр һәм район халкы. Шәһәрдә уздырылган бер генә ярминкәне дә калдырмый ул. Аның итен чират торып алалар. Казан ярминкәләреннән дә җитештергән продукциясен тулысынча сатып бетереп кайта. Авылдашларыннан, күрше-тирә авыллардан заказлар да җитәрлек. Илвир әйтүенчә, бер елга асрарга алынган үгезләрнең берсе дә икенче елга калмый икән. Әле күптән түгел генә шәһәр базарында үзенең сәүдә ноктасын ачып җибәрде ул. Монда да клиентларының артачагына шик юк. Илвир ирешелгәннәр белән генә чикләнә торганнардан түгел. Узган ел Берсут елгасыннан ерак булмаган урында көтүлек җирләре булдырып, анда җәйге лагерь ясап куйган. Маллар җәй буе шунда тәрби- яләнәчәк. Территорияне электр көтүче белән әйләндереп алырга ниятли.