Мамадыш кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов хәбәр итә

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Конкурс шартлары буенча, төзекләндерү өчен территорияләрне тәкъдим итәргә тиешләр. Ә җиңүчеләр проектны тормышка ашыру өчен грант алалар. Бөтен кече шәһәрләр дә дүрт төркемгә бүленәләр. Халык саны буенча Мамадыш 55 миллион сумга дәгъва кыла ала. Кайсы территорияне төзекләндерәсен халык үзе хәл итә. Моның өчен мамадышлыларга шәһәрнең муниципаль комиссиясенә үз тәкъдимнәрен кертергә кирәк. Тәкъдимнәрне җыюга старт бирелде инде. Аларны “Естьконтакт“ социаль төркемендә дә, “Нократ“ мәгълүмат сайтында да калдырырга, район газетасына да язарга мөмкин. Бөтен ил буенча 60 җиңүче билгеләнәчәк. Мамадышның ул акчаларны алырга 100 процентлы мөмкинлеге бар. “Шәһәребезне федераль конкурска тәкъдим итү өчен, проект кызыклы да, кешеләр өчен кирәкле дә булырга тиеш“, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Мамадыш проектына “Яшьлек“ скверы каршындагы тау бите, “Пожарка“ тавы бите, чернобыльчеләр һәйкәленә төшү урыны, Совет урамының ул тирәләре һәм башкалар керергә мөмкин. Теге яки бу территорияне төзекләндерүнең икътисадый эффекты конкурста җиңү өчен төп фактор булып тора. Бу – туризм да, бизнесның катнашуы да – кече бизнеска хезмәт күрсәтү өчен инфраструктура булдыру. Дизайнерлар төзекләндерү проектын эшлиләр, анда бөтен территорияләр берләштерелгән. Федераль грантны отучылар аны 2019нчы ел ахырына кадәр тормышка ашырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International