Бөтендөнья татар конгрессы 2018 елның 1-3 март көннәрендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хабәр итә.
Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк.