Интернетта зур зыян китерә торган яңа вирус таралган

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Вирус компьютерлардагы файлларны шифрлый һәм криптовалютада акча таләп итә.

Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Белгечләр Интернет челтәрендә күпләп зыян китерә торган Data Keeper вирусын тапкан, дип яза «Известия». Вирус компьютерлардагы файлларны шифрлый һәм криптовалютада акча таләп итә.

Белгечләр әйткәнчә, вирус документларның форматын үзгәртми, шунлыктан кайсы файл вирус белән зарарлануын белеп булмый. Моннан тыш, яңа вирус йоктырган кулланучының компьютеры аша тоташкан гомуми Интернет челтәрен дә шифрлый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International