Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде.

Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9, 10 һәм март көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай ук 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International