Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде.

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

 Россиякүләм акция кысаларында  Мамадышта әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

Бу акциядә балалары чыгарылыш сыйныфта укучыларның әти-әниләре катнашты. Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар “металлэзләгеч” аша уздылар. Һәр катнашучыга имтихан материаллары конвертларда таратылып, бланкларны  тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылыш сыйныф укучысы аны 3 сәгать 30 минут дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 26 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 8 биремгә җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International