Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Тантанада Татарстанның барлык районнарыннан килгән делегацияләр катнашты.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булган хәрбиләрне искә алырга Татарстанның барлык муниципалитетларыннан да делегацияләр килде.

«Бу – Татарстан тарихындагы иң зур акция. Моңа кадәр, шулай оешкан төстә, бөтен районнар белән Ватанны саклаучылар көне алдыннан хәрбиләрне искә алмый идек. Бүген яңа традициягә нигез салынды дип уйлыйм», - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Мәңгелек утка чәчәкләр кую тантанасында 46 делегация: 43 муниципаль район һәм Казан, Чаллы шәһәрләре муниципаль берәмлекләре, шулай ук республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International