22 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг үтте. Анда район башлыгы Анатолий Иванов, ветераннар чыгыш ясадылар. Өлкән буын вәкилләре илебез азатлыгы сагында торуның мөһимлегенә басып ясадылар, тантанада катнашучы яшь буынны һәрвакыт ватанпәрвәрләр булырга чакырдылар. Илебез иминлеге өчен башларын салган солдатлар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.