21 нче февраль - Туган тел көне билгеләп үтелде. Мәктәпнең 1,5-8 нче класс укучылары "Туган якны өйрәнү" музеенда булып, якташыбыз Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән таныштылар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән туган телгә багышланган дәрес тыңладылар.