Рөстәм Нигъмәтуллин: “Шулай дәвам итегез!“

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Анда ишектән үк политехник көллиятнең хәзерге заманның бөтен таләпләренә җавап бирә торган укыту макетлары каршы алды. Рөстәм Камил улы укыту процессында аларның ничек кулланылышы турында сораштырды. Мамадыш РайПОсы, “Радуга“ җәмгыяте, балык заводы, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин, “ВяткаOIL“ цехларында җитештерелгән продукцияләр; “Балалар һәм яшүсмерләр йорты“ түгәрәкләренә йөрүче укучылар фанераны кисеп һәм көйдереп ясаган эшләнмәләр белән кызыксынып танышты. Березовая Полянадагы “Андрюшкино“ Агросәнәгать холдингы“ хуҗабикәсе Оксана Писцова, үзләренең җиләкләр кәлшәләрен күрсәтеп, җиләк җитештерүгә Татарстанда беренче булып сертификат алулары турында сөйләде. Олы кунак “Берсут“ агрофирмасы генераль дирек\торы Николай Кирилловка җәнлекчелекне саклап калудагы олы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. –2017нче ел Мамадыш муниципаль районы һәм анда яшәүчеләр өчен нәтиҗәле һәм уңышлы эшләр елы булды. Халык хуҗалыгының бөтен тармакларында төп күрсәткечләр үсешенең уңай динамикасын саклый алдык. Республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында, узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләребезне алты пунктка яхшырттык. Ә унсигез авыл хуҗалыгы районы арасында – без бишенче урында, – дип башлады муниципаль райроныбыз башлыгы Анатолий Иванов үзенең 2017нче ел йомгакларына һәм 2018нче елда алда торган бурычларга багышланган чыгышын. Район икътисадының, бөтен эшчәнлекнең төп күрсәткечләренең берсе – территориаль продукт күләме. 2013нче елда ул 5,25 миллиард сум күләмендә җитештерелгән булса, былnыр 9,19 миллиард сумга җиткән. 2016нчы ел белән чагыштырганда ун процент үсешкә ирешелгән. Ә үзебездә җитештерелгән һәм төяп җибәрелгән товарларның, үзебезнең көч белән күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме, былтыр 24 процентка артып, 7,4 миллиард сум тәшкил иткән. –Территорияләрнең үсеше республика җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә. Гомуми рейтингта өскә күтәрелә барасыз. Йомгаклар яхшы. Нәтиҗәләр югарырак булган саен, югарырак бурычлар да куела. Районның мөмкинлекләре тагын да зуррак. Төзелешләрне гамәлгә кертү буенча башкарган эшләрегез бик зур. Авылларда юллар салу буенча бик яхшы эшлисез. Афәрин! Шулай дәвам итегез! Кече һәм урта бизнесның эшчәнлеген тагын да активлаштыру буенча күп юнәлешләрдә эш алып баруыгыз да – күркәм. “Сельхозтехника“ һәм “Сельхозхимия“ сәнәгать мәйданчыкларын тулысын- ча файдаланырга кирәк.

“Вятка“ сәнәгать паркына да эшмәкәрләрне җәлеп итү эшен активлаштыру сорала. Аларга җитештерүчеләрне тарту күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, яшьләрнең туган якларында төпләнеп калуларына яңа мөмкинлекләр ачар. Сезнең район өчен төп юнәлеш – авыл хуҗалыгы. Соңгы елларда аның динамикалы үсеше күзәтелә. Бу үсешкә Рифат Мотыйгуллин бик зур өлеш кертә. Республика җитәкчелеге исеменнән аңа рәхмәт әйтеп, уңышлар телим, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. Районда бөтен сөрү җирләренең дә файдаланылмавын да искәртеп үтте ул. Республика Хөкүмәте вәкиле авызынннан крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары эшчәнлеге буенча районыбызның республикада лидерлар исемлегендә булуын ишетү дә утырышта катнашкан депутатлар һәм җитәкчеләр йөрәгенә сары май булып яткандыр. Районда хәзер 49 гаилә фермасы эшли. Узган ел, крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан, 27 миллион сумлык 8 грант алынды. Районыбыз җитәкчесе үзенең чыгышында әгәр дә авыллардагы буш торган йортларны икенчел торак буларак (вторичное жилье) яшьләргә сатып алып бирергә берәр республика программасы кертсәң яхшы булыр, аларның туган якларында төпләнеп калуын яхшыртыр иде, дигән тәкъдим керткән иде. Рөстәм Камил улы бу фикернең бик кызыклы булуын һәм республика җитәкчелеге тарафыннан өйрәнеләчәген әйтте. Районыбыз республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гаилә фермалары оештырып маллар абзары җиткерү өчен бирелә торган 100-200 мең сумлык субсидияләрнең инициаторы булган иде инде. Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин ел саен өчәр авыл җирлегенә бирелә торган берәр миллион сумлык грантларны күбрәк авыл җирлекләренә бирү аларның төзеклеген яхшыртуга, спорт мәйданчыклары, мәдәният учакларын җиһазлар һәм музыка кораллары белән тәэмин итүне яхшыртыр иде, дигән тәкъдимен җиткерде. Утырышта доклад буенча фикер алышуда район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Таһир Галимханов белән “Радуга“ җәмгыяте директоры Рафаэль Галиев катнаштылар. МИННЕВӘРИС МИНГА ЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International