Мамадышта яшәүче Евдокия Сергеевна КОРОБОВАга 18нче февральдә 95 яшь тулды. Туган көненең әлеге күренекле датасын Бөек Ватан сугышы ветераны зур гаиләсе белән – өч улы - киленнәре, алты оныгы һәм сигез оныкчыгы янәшәсендә каршы алды.
Аны юбилее белән эшлекле визит белән Мамадышка килгән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллаәхмәтова да котладылар. Истәлекле бүләк тапшырылды, иң җылы тәбрикләү сүзләре җиткерелде. Евдокия Сергеевна Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавындагы: “Сугыш чорына туры килгән яшьлегегез, Сезнең бөтен тормышыгыз безгә һәм киләчәк буыннарга Ватанны чиксез ярату, ныклы ихтыяр көче һәм сынмас рух үрнәге булып тора,“ – дигән сүзләрен аеруча җылы кабул итте. …1942нче елда Евдокиягә Мамадыш педучилищесындагы укуын өзәргә туры килә. Укуга түләр өчен гаиләнең акчасы җитми. Кыз эшкә урнаша, декабрь аенда аны хәрби комиссариатка чакырталар һәм фронтка җибәрәләр. Кукмара-Казан-Мәскәү – аның сугышчан юлы шулай башлана. Чернышев пунктында төрле белгечлекләргә өйрәтәләр. Ул – 515нче зенитартиллерия полкының сержант-артиллеристы, ПУА 30-2 җиһазлары бүлеге командиры. 1943нче елның маена кадәр Евдокия радистлыкка укый. Зенит-артиллерия дивизиясе прибористы соңрак 1944нче елның гыйнварына кадәр өстәмә курслар үтә. Тиздән Польшага барып җитә. Нәрсә белән шөгыльләнә соң ул? Зенитчы кызлар, тиешле урынга барып җитүгә, беренче эш итеп, үзләренә землянка казыйлар. –Безнең батареяда өч орудие расчеты иде, –дип искә ала Евдокия Сергеевна. – Ерак араларны үлчәүчеләр, алар прибористларга мәгълүмат тапшыралар, чылбыр буенча–артиллеристларга, ә тегеләр ут ача. Мин бүлек командиры идем һәм бөтен мәгълүматны үзем тапшырдым. Ветеран сугышның бөтен авырлыкларын: ачлыкны да, суыкны да, иптәш кызларны җирләүне дә үз башыннан кичергән. Тик хәтергә иң уелганы – Җиңүдән соң бандеровчылардан күргән вәхшилекләр. 1945нче елның июнендә, сугыш туктап, бер ай вакыт үткәч була бу хәлләр. Иртән уянып китсәләр, коточкыч күренешкә тап булалар: өйләренә кайтырга җыенган зенитчы кызларны суеп чыкканнар! Кизү торучы һәм часовой да үтерелгән. 12 кызны күмешергә маршал Рокоссовский үзе килә. Вакыйгага дистәләгән еллар узса да, бу турыда сөйләгәндә тавышы калтырый, күзләре яшьләнә аның… Якташыбыз туган ягына 1945нче елның 25нче августында гына әйләнеп кайта. Промкомбинатта, урманчылыкта, икмәк пешерү комбинатында, “Таткоопстрой“да бухгалтер булып эшли. Тормыш иптәше, кызганычка каршы, иртә вафат була. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Арсентьевич өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, “Батырлык өчен“, “Берлинны алган өчен“ медальләре белән бүләкләнгән. Безнең уртак Ватаныбызны шундый гади кешеләр саклаган. Тик алар каһарманлыкта һәм Ватанга тугры мәхәббәттә – бөекләр!