Аренда торагы“ республика программасы нигезендә төзелде ул. Бу юнәлештә дә районыбыз сынатмый. Әле кайчан гына икешәр катлы дүрт йорт шушы программа буенча хуҗаларына тапшырылган иде. Бистәдәге йорт биш катлы, аңарда барлыгы 30 фатир. Мәгълүм булганча, аларның 30 проценты – бюджет тармагында эшләүчеләргә, калганнары шәһәребезгә һәм районыбызга эшләргә кайткан яшь белгечләргә, аларның гаиләләренә бирелә. Яңа йорт хуҗаларының шатлыкларын уртаклашырга башкалабыз Казаннан да мәртәбәле кунаклар килде. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тантаналы вакыйгага җыелганнарны республикабызда торак төзелеше юнәлешендә ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Бу өлкәдә Мамадыш районының өлгерлек күрсәтүен ассызыклап үтте. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов соңгы елларда төбәгебездә торакка кагылышлы программалар кысаларында күпфатирлы 19 күпкатлы йорт төзелүен әйтеп узды. Якын киләчәктә яңа тапшырылган торак бинасы янәшәсендәге өч йортта да төзү эшләре җанланып китәр, дип ышандырды. Чөнки торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр саны әле һаман да бар. Анатолий Петрович йортны төзүдә зур тырышлык куйган “Төзүсервис“ ябык акционерлык җәмгыятенең берничә уңганына Рәхмәт хатларын тапшырды. Миңа яңа фатирга ия булган Илүзә Галиеваның шатлыгы белән уртаклашырга насыйп булды.
–Мин һөнәрем буенча – табиб. Узган айда гына район үзәк хастаханәсенә функциональ диагностика табибәсе булып эшкә урнашкан идем. Торак мәсьәләсе дә тиз хәл ителде. Миңа бер бүлмәле фатир бирделәр. Иң мөһиме – анда яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Аны җиһаз белән тулыландырасы, дип баш ватасы түгел: бөтен җиһаз да бар. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка, баш табиб Дамир Хаҗиевка чиксез рәхмәтле, – диде ул. Файдалануга тапшыру тантанасында кулына йортны төзегән “Төзүсервис“ ЯАҖ җитәкчесе Илфат Хаҗиев тапшырган символик ачкычка ия булган Анжелика Кашапованың өч баласыннан да бәхетле кеше булмагандыр бу көнне. Бүгенге көндә икенче сыйныфта белем алучы Азалия, балалар бакчасы яшендәге Артур һәм Адилә үзләренең бүлмәләрендә уенчыкларын таратканнар да, күрше бүлмәдә кунаклар булуга артык игътибар итмичә, рәхәтләнеп уйнап утыра-ар иде. Фатирдагы өч бүлмәнең берсе аларныкы бит. Моңарчы алар әбиләре Гөлбикә апаның 34 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирында алты кеше яшәгәннәр. Мамадыш политехник көллиятендә хезмәт куючы Анжелика ханым шундый мөмкинлек тудырганнары өчен республика һәм район җитәкчеләренә ихлас күңелдән рәхмәтләрен ирештерде. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ