ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2024 елның 13 апрелендә Балтач районының «Балтач» спорт комплексында «МДСУ-1»ҖЧҖ призларына бадминтон буенча ачык турнир узды. Ярышларга Мамадыш, Теләче, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан 70ләп спортчы җыелды, алар җиңү өчен көрәштеләр һәм үз осталыкларын күрсәттеләр.


11
апрель, 2025 ел
җомга

Игътибар! Шторм кисәтүе игълан ителде!

12 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 25 метр тизлектәге җил көтелә.

Мамадыштан чиратттагы гуманитар ярдәм китте. Бу - бишенче. Луганск Халык Республикасының Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә китәчәк. 

Мамадышның хезмәт коллективлары шәһәрне даими җыештырып торалар. 

Хәзерге дөньяда табигый газ көндәлек көнкүрешнең алыштыргысыз өлешенә әверелде. Ул җылылык, өйләрдә уңайлыклар тудыра, әмма шул ук вакытта куркынычның потенциаль чыганагы булуын онытырга ярамый.

Яңа таләп 1.04.2025 елгы 56-ФЗ номерлы Федераль законда бар. Аның нигезләмәләре агымдагы елның 11 апрелендә законлы көченә керәчәк.

Россия почтасы мобиль кушымтада почта бүлекчәсендә посылканы китерү өчен түләргә мөмкинлек бирә торган функция кертте. Хәзер посылканы онлайн рәсмиләштергәндә «алучы тарафыннан түләү» опциясен сайларга мөмкин, һәм адресат үзе җибәрү өчен уңайлы ысул белән түләячәк.

Бүген муниципалитет бинасында Мамадыш муниципаль районы Советының 42 нче утырышы узды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин үткәрде. Көн тәртибендә 18 мәсьәлә каралды.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Волейбол буенча ярышларда Мамадыш энергетиклары беренче урынны алды

Проектны гамәлгә ашыру сроклары: 
 мар март-май-фестиваль старты (гаризалар кабул итү, сурәт төшерү өчен объектны раслау, экспертлар тарафыннан эшләрне бәяләү);
 ию июнь-июль-шәһәр мохите объектларындагы эшләрне сурәтләү, сурәт өстендә эшләү процессын фотога һәм видеога төшерү, эшләрне округ оештыру комитетына җибәрү;
 август август-иҗтимагый тавыш бирү, фестивальнең Округ финалын көндезге форматта Киров шәһәрендә уздыру, җиңүчеләрне бүләкләү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International