Сезне Ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән котлыйм!  

2025 елның 6 июне, җомга

 

Хөрмәтле мөселманнар, кадерле райондашлар!

Сезне Ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән котлыйм!  

Бу  бәйрәмнең нигезендә игелеклелек һәм ихлас шәфкатьлелек , кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм мохтаҗларга ярдәм  итүгә нигезләнгән. Әлеге бәйрәм тормышта якыннарыңның, туганнарыңның игътибары барлык матди байлыклардан да  кыйммәтрәк булуын күрсәтә.

Районыбыз мөселманннары җәмгыятьтәге тынычлыкны һәм үзара аңлашуны раслауга зур өлеш кертеп, барлык  башка традицион дин вәкилләре белән дус һәм тату яшиләр. Яшь буынны тәрбияләүгә лаелы өлеш кертәләр.  Өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, якыннарыңа игътибарлы булырга,  мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтәләр. Махсус хәрби опрациядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтүдә актив катнашалар.

 Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Мамадыш районында  яшәүче һәрбер гаиләгә, һәр йортка -  бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен.

 Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим!, Барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International