Районда Сабантуйны беренчеләрдән булып Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм итә. Традиция буенча бәйрәм алдыннан малайлар һәм кызлар бүләк җыюга чыгалар.
Бүген «Нухрат» һәм «Светлячок» балалар бакчаларында милли татар костюмнары кигән балалар район хакимияте хезмәткәрләренә кунакка килделәр. Балаларның яңгыравыклы тавышлары, дәртле җырлары һәм биюләре Администрация диварларын шатлык һәм күңел ачу белән тутырды. Кечкенә артистлар олыларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. Ә визит ахырында балалар Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин кулыннан бүләкләр алдылар.