Кырдагы иген бүген сөендерә.

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Төбәгебездә игеннәрне җыеп алуга керешкәнче, басуларны, кырларны карап, бәя бирү гадәткә керде. Узган атнада да район башлыгы Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар белән берлектә иген кырларына сәяхәт кылып, уңышның ничек өлгерүен күзәтеп кайтты. Ашлыкның муллыгы басуларны заманча машиналар белән эшкәртеп, сыйфатлы орлыклар чәчүгә, һава торышының уңай килүенә генә түгел, ә беренче чиратта, технологияләрнең төгәл үтәлүенә дә бәйле. Мон- дый фикерне әлеге сәфәр барышында җиткерделәр. Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрәхимов, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге“нең Мамадыш филиалы начальнигы Хәлим Сәләхов катнашты. Көннең маршруты алдан билгеләнгән иде. Комиссия утырган “ПАЗик“ иң элек эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин басуларында йөрде. “АПК “Азык-төлек программасы“, “АПК “Нократ“, “АПК “Тәкәнеш“ җәмгыятьләре барлыгы 44 мең гектарга якын җир эшкәртә. Шуның 22 мең гектары–бөртекле һәм кузаклы культуралар, 5600 гектар мәйданда – күпьеллыклар, 5 мең гек- тарда – берьеллык азык культуралары, 2700 гектар җирдә – көнбагыш, 4500 гектарда силоска кукуруз үстерәләр. Биредә игенче- лек мәйданнарының чисталыгы, ашлыкның биеклеге, башакларның зурлыгы һәркемдә соклану хисләре уятты. Кайсы культура янына гына туктасалар да: “Күз тимәсен!” – дияргә һәм фотога төшәргә ашыктылар. Ә менә Түбән Шүләңгер авылы янәшәсендәге басу- да кукурузның биеклеге 2 метрдан артып китә.

“АПК “Нократ“ җәмгыяте агрономы Иван Афанасьев әйтүенчә, мул уңышның сере тулы бер механизмның дөрес эшләвендә. Без, беренче чиратта, барлык агротехнологик чараларны да төгәл үтәргә тырышабыз. Яхшы орлыклар чәчелә, тиешенчә эшкәртелә. Техникаларыбыз моңа мөмкинлек бирә. Әлбәттә, һава торышы да зур роль уйный. Быел ул уңай килде, дияр идем. Менә шушы берничә факторның төгәл үтәлүе хисабына зур уңышка ирешергә мөмкин, – ди белгеч. “АПК “Нократ“та арышның “Радон“, “Тантана“, бодайның “Скипетр“, “Казанская-560“, “Ульяновская-100“, “Экадо-109“, солының “Конкур“ белән “Стиплер“, арпаның “Комашевский“ сортларына өстенлек бирәләр. Агрономнар ассызыклавынча, хәзер алар элиталы, суперэлиталы һәм ПР-2 (питомник размножения 2-го поколения) классына караучы орлыклар белән эшлиләр. “Элиталы һәм суперэлиталы сортлар- ны башка хуҗалыкларга да сатып бирү мөмкинлеге бар“,– дип хәбәр иттеләр. Район башлыгы Анатолий Иванов та, орлык яңартуны хуҗалык җитәкчеләре өчен беренче санлы бурыч, дип искәртте. Белгечләр әйтүенчә, быел культуралар 2-3 атнага соңга калып өлгерә. Шуңа да, соңгы елларда июль азагында ук урып җыю кампаниясен башлаган булсалар, быел аңа августта старт бирелер, дип көтелә. Комиссия вәкилләре утырган автобус югарыда әйтелгән хуҗалыклардан тыш, Фирназ Хисмәтов һәм Марс Юнысовның крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Азык-төлек корпорациясе“, “Усали АХС“, “Семиозерка“ басуларында булды. “Гатин“, “Шакирҗанова” фермер хуҗалыклары басуларын да югары бәяләделәр. Соңгы тукталыш “Старый мельник” җәмгыятендә иде. –Кырык ел эшләү дәверендә мондый яхшы басулар күргән юк иде әле. Аллага шөкер, дияргә кирәк. Игенчеләребезгә дә рәхмәт әйтәсе килә. Быел басулар берсеннән берсе матур. Инде хәзер ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора, – дип нәтиҗә ясады Анатолий Иванов. Ә соңгы бәя, әлбәттә, урак кампаниясе тәмамлангач куелачак. “Кырдагы – ашлык түгел, амбардагы ашлык”, – ди бит халык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International