18 октябрь көнне космик бәйләнеш спутникларында профилактик эшләр алып барылачак. Шул исәптән, федераль һәм республика телевидение программаларын күрсәтү тукталачак.
Шәһәребездә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу атнаның шимбәсендә – 7нче октябрь көнне була.
2017 елның 27 - 28 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
“АПК “Азык-төлек програм- масы“ җәмгыятенең Мал- мыжка борылышындагы комплексы өчен Германи- ядән таналар кайта башла- ды.
Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чарада катнашу өчен Дусай авылына юл тоттык. Мәдәният йортыннан тирә-юньгә күңелле музыка агыла.
Үзенең социаль әһәмияте буенча грипп кешеләрнең йогышлы авырулары арасында беренче урында тора. Ул авыр клиник катлауланулар да китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә куркыныч тудыра. Эпидемия вакытында пневмония белән чирләү 70%, ә бронхитка әйләнү 25%ка арта. Шуңа күрә әлеге авыруга карата профилактик чаралар күрү мөһим. Бүген ул чараларның иң нәтиҗәлесе – вакцина ясату. Әлеге тема белән безнең газета укучылар да кызыксына. Сорауларны район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы АЙРАТ ГАЛИЕВка җиткердек.
Октябрь башыннан шәһәр базарында җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары сата башладылар. Көзге агач утырту вакыты җитте. Һәвәскәр бакчачылар хәзер агач утыртуны күбрәк тә хуплыйлар: “Тамырлары туфракка берегеп кала, язга нык булып уяналар“,–диләр. Бу – җиләк-җимешләргә генә түгел, башка агачларга да кагыла.
16 октябрь көнне космик бәйләнеш спутникларында профилактик эшләр алып барылачак. Шул исәптән, федераль һәм республика телевидение программаларын күрсәтү тукталачак.
“Мамадыш ТВ“ тапшыруларны алып баручыларга ачык кастинг игълан итә.
Мамадыш мәшгульлек үзәге директоры Ләйлә Хөснетдинова Дюсьметьево урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган җыелышта катнашты.