Миңа кирәкме соң ул? Һичшиксез!

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Үзенең социаль әһәмияте буенча грипп кешеләрнең йогышлы авырулары арасында беренче урында тора. Ул авыр клиник катлауланулар да китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр һәм сәламәтлеге какшаган кешеләргә куркыныч тудыра. Эпидемия вакытында пневмония белән чирләү 70%, ә бронхитка әйләнү 25%ка арта. Шуңа күрә әлеге авыруга карата профилактик чаралар күрү мөһим. Бүген ул чараларның иң нәтиҗәлесе – вакцина ясату. Әлеге тема белән безнең газета укучылар да кызыксына. Сорауларны район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы АЙРАТ ГАЛИЕВка җиткердек.

–Ел саен гриппка каршы вакцина ясатырга кирәкме? Кайсысын сайлау яхшырак? –Прививка ясатканнан соң саклагыч маддәләр гадәттә 6-12 айга кадәр яши, аннан соң көчсезләнә, яңа сезонда үз вазыйфаларын башкара алмаска мөмкиннәр. Шуның өстенә грипп вирусының вариантлары ел саен яңарып тора, вакцина составына да нәкъ шулар кертелә. Ел саен яңадан прививка ясату – кирәк. –Ничегрәк яхшы: шул бер үк вакцинаны кадатумы, әллә ел саен алыштырумы? – Грипп вирусы вариантларының барлык вакцина составында да бер үк икәнен исәпкә алсак, сайлап торырга юл калмый. –Прививкадан соң грипп белән авырып, аны башкаларга да йоктырырга мөм- кинме? –Гриппка каршы вакцинация ясаткан вакытта грипп белән авырып булмый. Чөнки производство процессында вакцина вируслары авыруны тудыру үзлеген башкара алмый калалар, әмма саклагыч функцияне формалаштырып өлгерәләр. Тере вак- цина вирусын тирә-юньдәгеләргә йоктыру хәтәре бөтенләй янамый диярлек. –Елына дүрт тапкырдан артык суык тидергән балага прививка ясатырга ярыймы? –Ярый гына түгел, ә кирәк. Нәкъ менә шундый балаларда грипптан соң төрле катлауланулар килеп чыга да инде. Бик каты чирләмә гән чорында прививка ясатып өлгерү мөһим. –Грипп эпидемиясенә кадәр прививка ясатып өлгермәүчеләр, моны хәзер ясата аламы? –Авыру киң таралган вакытта вакцинация ясатырга ярамый дигән караш яши шул. Бу гриппка каршы тере вакциналарга кагыла. Инактивацияләнгән вакциналарны теләсә кайсы вакытта, чирләү хәвефе югары булган сезон дәвамында да ясатырга мөмкин. Тик кеше грипп йоктырып өлгергән (симптомнары әле күренмәгән чорда) булса, вакцинациянең нәтиҗәсе булмый. –Прививканы кайсы вакытта ясату иң кулай? –Көз көне: сентябрь-ноябрь айларында, грипп һәм ОРВИ сезоны башланып өлгергәнче. Вакцина ясаткач, 2-3 атна дәвамында саклагыч маддәләр формалашып өлгерә. –Гриппка каршы прививканы кайда ясатырга була? –Район поликлиникасында, участок хастаханәләрендә, амбулаторияләрендә, ФАПларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International