Шәһәребез урамнарына да агачлар утыртырга әзерлек эшләре башланган. –Өч мең төп спиреяга заказ бирдек. Келәүш һәм Норма участок урманчылыкларының питомникларыннан алып кайтачакбыз. Давыдов урамындагы һәм “Яшьлек“ скверындагы начар үсеп киткән яки бөтенләй корган спиреяларны алыштырырга уйлыйбыз. Бу эшләргә атна ахырында ук керешәбез, – ди шәһәрне төзекләндерү буенча мастер Нургали Гобәйдуллин. Өлкән буыннар Мамадышыбызның Совет урамына матур гына өч сквер эшләп куйганнар. Домолазов, Ленин, Толстой, Карл Маркс, Муса Җәлил, Гагарин, Кызылармиячеләр урамнарын да каеннар, юкәләр бизи. Башкалары да игътибарсыз калдырылмый һәм ел саен яз-көз айларында Мамадыш урамнарына берничә мең агач һәм куак утыртыла. Быел яз 21нче апрельдә – Урман утырту көнендә – шәһәрдә барысы 460 төп агач һәм куаклар утыртылган булган. Ленин урамы – икенче санлы лицей тырышлыгы белән сиреньнәргә; иподром-стадион яны – район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, оешмалар булышлыгы белән чыршы һәм нарат үсентеләренә баеган; дүртенче санлы мәктәп укучылары Давыдов урамына – алмагачлар, мәдәният хезмәткәрләре Җиңү паркына миләшләр утыртканнар. Бу эшләрдә өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары да катнаша. Мәктәпләр активрак та әле. Агачлар утырту вакыты җиткәч, аларны үзләренә беркетелгән участокларда күбрәк тә күрәсең. Яшь буын агач утыртуның, тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклауның барыбызның да уртак бурычы икәнен; һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиешлеген күреп үсә. Әби-бабасының, әти-әнисенең: “Агачларны сындырма – кулың корыр“, – дигән сүзләре баланың йөрәгенә кече яшьтән үк сеңеп кала. Хәер, агач һәм куаклар үсентеләре үзләре дә бала кебек сизгер бит. Аларны изге теләк, ихлас күңел белән утыртсак кына үсеп китәләр, саклап торганда гына кормыйлар. Берничә ел элек “Энергосбыт“ Ленин урамына юкәләрне, муниципаль район башкарма комитеты Домолазовта каштаннарны штакетниктан саклагычлар куеп утытканнар иде. Бүген алар яхшы гына үсеп киләләр. Шәһәрдәге һәр урам агачлар һәм куаклар утырту өчен предприятиеләргә, оешмаларга, учреждениеләргә бүленгән. Шәһәр урамнарына аерым төрдәге агачлар һәм куаклар утырту да башланды. Вишневая урамына, мәсәлән, былтыр үзебезнең коллектив миләшләр утыртып чыкты. Давыдов урамының Җиңү паркы, дүртенче мәктәп турларына алмагачлар утыртыла. Дүртенче мәктәп былтыр көз дә анда йөз төп алмагач утырткан иде, быел яз да моны эшләде. –Элек үсентеләрне Чаллыдан да кайтара идек. Хәзер үзебезнең райондагы Кама Һәм Мамадыш урманчылары булыша, – ди шәһәрне төзекләндерү буенча инспектор Зөлфия Гыйниятова. Әйе, агачлар утырту – синеке, минеке, дип бүлә торган эш түгел. Урманчыларның үзләренә дә Урман утырту көннәрендә авыл мәктәпләре укучылары ярдәмгә килә.