Шәһәребездәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Усали авылында туып-үскән күренекле якташыбыз, галим, рәссам-каллиграф, шәҗәрәче, дизайнер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Татарстан халык сәнәгате һөнәрләре палатасы, РФ Милли каллиграфлар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Туган якка мәхәббәт белән“ дип аталган гарәби матур язу күргәзмәсе зур оешканлык белән бара.
Аны ачу тантанасына шәһәребезнең мәдәният, мәгърифәт, дин вәкилләре, Нәҗип аганың авылдашлары, туганнары, иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелганнар иде. Барысы да аңа җылы сүз җиткерергә, иҗаты белән соклануларын, мәхәббәтләрен белдерергә ашыкты. “Татарларда мең елдан артык кулланышта булган гарәби язу сәнгатенең терелеп, яңарып, үсештә булуы якты өмет уята“, – ди нәкыш сәнгате традицияләрен саклаучы, үстерүче, яңа буыннарга җиткерүче халык остасы. Үзенең нәсел агачын 13 буынга төшеп җитеп өйрәнгән галимнең шәҗәрәне барлауның әһәмияте турындагы сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел. 18нче апрельдә ул көне буе “Пыялада язу серләре” исемендә мастер класс та үткәреп, тугра ясау үзенчәлекләрен өйрәтте. Яңа шәкертләре аның осталык дәресеннән, үзен шулкадәр гади тоткан, адәм баласы өчен иң кирәкле мең дә берне белгән галим белән якыннан аралашудан бик канәгать булып, белемнәр туплап, илһам алып, үз куллары белән ясаган туграларын сөенә- сөенә күтәреп кайтып киттеләр. Бик зур һәм изге эш белән шөгыльләнүче якташыбыз Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлевка Аллаһы Тәгалә гомер бирсен дә, илаһи кодрәттән аерма- сын, дип теләргә генә кала.