ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

«Урман утырту көне» республика акциясе башлана.

Шәһәрдә яшәүче һәркем макулатура тапшырып, икенчел чималдан җитештерелгән продукциягә ия була ала. Мамадыш тарихында тәүге мәртәбә чүп- чарны селектив җыю программасы гамәлгә керә.

Мамадышларга "Россиядә эш" вакансияләр порталы турында хәбәр итәләр.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан веломарафон. 8 нче май көнне, 17.00 сәг-тә, шәһәр урамнары буйлап кулларына Җиңү байрагы тотып, түшләренә Георгий тасмалары беркетеп велосипедчылар җилдерәчәк.

Быел Татарстанда 31 Бөек Ватан сугышы ветераны торак белән тәэмин ителәчәк.

“Яшьлек“ скверында “Яшел урам“ акциясе кысаларында чара уздырылды. Аның максаты каты көнкүреш калдыкларын аерым җыюга юнәлдерелгән иде. Шуны истә тотып, шәһәрдә биш урында махсус контейнерлар урнаштырылды. Бер контейнер пластик материаллар өчен, икенчесе – кәгазь калдыкларына.

Мамадыш өч көн дәвамында “Татарстанның мәдәни мозаикасы“ исеме астында узган республика яшьләр милләтара фестивале үзәгенә әверелде. “Регина“ кунакханә комплексына җыелган, җөмһүриятебезнең төрле югары уку йортларында белем алучы студентлар җыр, бию һәм сугыш темасын чагылдырган шигырьләр уку буенча көч сынаштылар.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 4  май көнне, Мамадышта болытлы һава торышы көтелә.

Гражданнар сугышы герое Василий Иванович Чапаев терелгән мәллә, дип уйлый күрмәгез тагын. Кичә өйләгә чаклы Мамадышка аның исемен йөрткән туристик теплоход килеп туктады. Судноның безнең шәһәребездә дүртенче мәртәбә булуы инде.

 «Президент ярышлары» Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» сәяси партиясе  - «Балалар спорты» проекты эгидасы астында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International