Шәһәрдә яшәүче һәркем макулатура тапшырып, икенчел чималдан җитештерелгән продукциягә ия була ала. Мамадыш тарихында тәүге мәртәбә чүп- чарны селектив җыю программасы гамәлгә керә.
Якшәмбе, 6нчы майда, 11.00 сәгатьтә “Яшьлек“ скверында “Мамадышта яшел урам“ акциясе старт ала. Әлеге чара Мамадыш шәһәре һәм Ма- мадыш муниципаль районы башкарма комитеты, Яр Чаллыдагы “ПромИндустрия“ ҖЧҖ ярдәме белән оештырыла. Өлкәннәрне һәм балаларны экологик темага багышланган шигырьләр уку конкурсы, күңелле уеннар һәм бүләкләр, акци- ядә катнашучылар арасында тәмле ашамлыклар уйнатулар көтә. Чараның махсус кунагы – Ка- пелька (аниматор). Акцияне оештыручы Ринат Хаҗиев әйтүенчә, кә- газь калдыкларын һәм пэт-шешәләрне җыю өчен контейнерлар Галактионов урамындагы 7нче, До- молазов урамындагы 2нче, 8А, 18нче, Толстойда- гы 8нче санлы йортлар ишегалларына урнашты- рылган инде. –Әлеге акция белән без калдыкларны цивилиза- цияле юл белән җыюга керешәбез. Ышанып ка- лам, ул киң җәеләчәк. Мондый акция Яр Чаллыда даими һәм уңышлы үткәрелә инде. Чүпне аерым җыю өчен контейнерлар башка ишегалларында да акрынлап куелачак, – ди ул.