Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан веломарафон. 8 нче май көнне, 17.00 сәг-тә, шәһәр урамнары буйлап кулларына Җиңү байрагы тотып, түшләренә Георгий тасмалары беркетеп велосипедчылар җилдерәчәк. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләрне бераз иртәрәк, 16. 30 сәг-кә, “Яшьлек ” сквер турысына чакыралар. Катнашучылар яше чикләнмәгән.