ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Мамадыш пенсионерларына өстәмә социаль түләүләр яңартылуы турында хәбәр итәләр.


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Барыгызны да Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бүген, 14 июньдә, “Казан” гаилә үзәге янында FIFA җанатарлары фестивале ачылышында туп формасындагы чәкчәк белән сыйлаячаклар. Аның авырлыгы 4 мең килограммнан артып киткән.

"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итү тәмамланды. Конкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.

15 нче июнь көнне районыбызның барлык мәчетләрендә дә Рамазан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары иртәнге 5.00 сәгатьтә башланачак.

Шәһәр стадион-ипподромында милли бәйрәмгә тулысынча әзерлек бара. Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда театрлаштырылган тамашаның массакүләм репетицияләре көн саен дәвам итә.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Район бәйрәмендә өченче ел рәттән “Сабан туе гүзәле – Татар кызы-2018“ бәйгесе дә уздырыла. Аның максаты татар телен, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау. 

11 июнь көнне районыбыз җирлегендә яшәүче удмурт халкы зурлап, Пойкино авылында үзләренең традицион милли бәйрәмнәре - "Гырон быдтон"ны үткәрде.

Иҗтимагый бушлыкларны тулыландыру он-лайн тавыш бирү 20 нче июньгә кадәр дәвам итә.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алу өчен сайлау бәйгесенең турыдан-туры катнашу этабы бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International