“Керәшен чибәре-2018" бәйгесенә әзерме сез?

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итү тәмамланды. Конкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.

Бәйгедә 15-25 яшьлек керәшен кызлары катнашырга хокуклы.

Сайлап алу турын узган катнашучылар әзерлек туры үтәчәк. Анда алар хореография, вокал һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр алачак. Шулай ук фотосессия үткәрү күздә тотыла. 

"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә беренче урын яулаучы күчмә таҗ, диплом һәм акчалата бүләккә ия булачак. Икенче һәм өченче урыннарга да дипломнар һәм акчалата бүләкләр каралган. Номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, махсус бүләкләр тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International