Барыгызны да Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

 Барыгызны да Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Ураза гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе санала. Рамазан ае дәвамында районыбызның барлык мөселманнары үзләренең татулыкларын, бердәмлекләрен, башка милләтләргә һәм диннәргә хөрмәт белән карый белүләрен тагын бер кат расладылар.  Рамазан рухи чистарыну, дини яктан камилләшү ае булды. Изге бурычыгызны үтәп, тән һәм җан уразасы тоттыгыз, үзегезнең Аллаһы Тәгаләгә якынаюыгызны күрсәттегез. Ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып, күңелегезгә һәм җаныгызга рухи пакьләнү алдыгыз. Быел рамазан ае җәйнең иң озын, эссе  көннәренә туры килүгә карамастан,  уразаларыгызны сабырлык белән тоттыгыз, тәравих намазларына олысы-кечесе бик актив йөрделәр.    Шәһәребездә, авыллардагы мәхәлләләрдә ифтар мәҗлесләре гөрләде; шәһәребездәге икенче санлы лицей базасында без бергәләп 300дән артык кешегә исәпләнгән районкүләм ифтарны да  оешкан төстә уздыра алдык. Мамадышлылар делегациясе Татарстаныбызда оештырылган  республикакүләм ифтарда да актив катнашты.

Районыбызда 56 мәчет эшли, тагын бишесе төзелә. Халыкның мәчетләргә торган саен күбрәк  йөрүен күреп, эшмәкәрләребез дә хәйрия ярдәмен күбрәк күрсәтәләр. Мәчет, чиркәүләр бервакытта да буш тормасын. Дингә тартылучы баланың да, өлкән кешеләрнең дә күңеле чистарачагы – бәхәссез.

Изге ай дәвамында күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыгыз еллар буе дәвам итсен. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыгызны, кылган гыйбадәтләрегезне кабул итсен! Ил-көннәребез тыныч, тормышыбыз бәрәкәтле булсын, бер-беребезгә игелекләр генә кылып, тату гомер кичерик! Һәркайсыгызга  тән сихәтлеге, имин тормыш, тыныч көннәр телим. Тагын бер кат бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International