ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстанда алдагы көннәрдә 33 градус җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Керәшен чибәре-2018» бәйгесендә катнашучылардан заявкалар кабул итү тәмамлынды. Конкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында — Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк. Бу хакта «Нократ» газетасы хәбәр итә.

2018 елның 22 -29 июль көннәрендә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган массакүләм җыелышта 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнашачак. Форумның махсус кунагы — галим, остаз Әбү Али Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучыларны Ислам, шулай хәдис белеме, гакыйдә, фикһ буенча дәресләр көтә.

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә тәүге тапкыр имамнар массакүләм рәвештә ГТО нормаларын тапшырды. Татарстанның төрле почмакларында дини эшчәнлек алып баручы хәзрәтләр Чистайга җыелды. 

Бәйге максаты: Россияда Иреклеләрне мәдәниятен үстерү һәм формалаштыру. Бәйгедә волентер, лидер, иреклеләр, коммерция булмаган оешма һәм берләшмә вәкилләре һәм җитәкчеләре, дәүләт оешма, коммерция компания хезмәткәрләре катнаша ала. 

      Элегрәк сертификатны алу өчен әниләр интернет аша гариза тапшыра алалар иде, яңа кагыйдәләр буенча ана капиталын электрон формада алырга да мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетың аша гариза тапшырырга кирәк. Аннары теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып документларны тапшырырга туры киләчәк.

Федераль монополиягә каршы хезмәттә ачыклык кертүләренчә, тарифларның күләмен һәр төбәк үзе билгели.

Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә.

 

Татарстан синоптиклары 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары булу хакында кисәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International