Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материаллары җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде.
2 февральдә Мамадышта Мәңгелек ут янында истәлекле чара узды. Мәгариф учреждениеләре укучылары, шәһәрнең җирле халкы һәлак булган геройларны искә алып, мемориалга чәчәкләр салды.
31 гыйнварда «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды. Очрашуда 2 нче лицей-мәгариф үзәге укучылары катнашты.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсы игълан ителде.
Әгәр дә сез һавада бензин чапкыч яки бензопиланы хәтерләткән тавыш чыгара торган объектны күрсәгез, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.
7 февральдә шәһәрнең Үзәк мәйданы кышкы күңел ачу үзәгенә әвереләчәк, анда актив ял яратучылар, креатив командалар һәм меңләгән тамашачылар җыелачак. Бу матур вакыйга кышкы Татарстанның чын визит карточкасына әверелде инде.
Бу атнада популяр " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы узды. Финалга чыгу хокукы өчен республиканың көнчыгыш зонасындагы алты районнан-Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан 22 дәгъвачы катнашты.
Җирлек башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин халык алдында 2025 ел эшчәнлеге турында хисап тотты.
Чара 2019 елдан бирле ел саен уздырыла һәм шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Мамадышның «Вятка» сәнәгать паркы яңа инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәйданчыгына әверелергә мөмкин. Кытай компаниясе башкала бизнесы белән партнерлыкта монда газ генераторлары җитештерүне оештырырга планлаштыра. Делегация визиты һәм сөйләшүләр РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов ярдәме белән узды.