Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы комиссия белән берлектә, районның мәшгульлек үзәге белгечләре “Соры базар”ны тикшерү рейдларында катнашып, ел башыннан 170 тән артык очракны ачыкладылар.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аен туу актларының күп булуы белән сөендерәләр. Әгәр узган елның март аенда 19 бала туган булса, быел исә 32 туу акты теркәлгән. Димәк, артым 40% тәшкил итә. Туган 32 баланың - 15 кыз бала, 17-се малайлар.
3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
1 нче апрель көнне Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Гатиева Саима Миннегали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Иртәгә Татарстанда томан көтелә.
Иртәгә – 2нче апрель көнне республика шәһәр-районнарында, шул исәптән Мамадышта дә алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүләр үткәрелә.
Чаллы территориаль органына ризасызлык белдереп бер кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән джемпер сатып алган, ләкин өйгә кайтып кергәч аның җитешсезлеге булуын ачыклаган. Шул ук көнне, сатып алынган әйбер хакын кайтаруны таләп итеп, сатучы янына барган.
Теркәлгән яшәү урыннары булмаган татарстанлыларга социаль пенсияне фактик яшәү урыны буенча билгеләргә мөмкиннәр.