28 нче март көнне Мамадыш шәһәренең “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар эш белән тәэмин итү үзәгенә белгечлек юнәлешләре алырга килделәр.
Балаларны үзәк белгече Гөлчирә Мәхәммәтшина каршы алды, аларга районыбызда бүгенге көндә сорау булган белгечлекләр турында сөйләде, бергәләп бу турыда эчтәлекле фильм карадылар.
“Белгечлек сайлау серләре” дигән баш астында дәрестә булып, компьютерлар кулланып, эшне ничек сайлау турында сорауларга җаваплар бирделәр.
Бу чара гаять мавыктыргыч булып, һәр бала үзенә туры килгән белгечлек белән танышты.
Балаларга уку йортлары турында белешмәләр, алар сайлаган белгечлекне нинди уку йортында алу мөмкинлеге, уку йортларының кайсы шәһәрдә урнашканлыгы аңлатылды.
Эш белән тәүмин итү үзәгенең эшчәнлеге белән танышу узып, үзәкнең төп эш юнәлеше турында, кайсы белгечкә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белделәр.
Үзәкнең көтү бүлмәсенә куелган терминалда Рәсәй буенча эш табу мөмкинлегендә һәр бала үзен сынап карады.