Социаль пенсияне билгеләүдә үзгәрешләр.

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Моңа кагылышлы үзгәрешләр пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә март аенда үз көчләренә керделәр. Хәзер Россиядә яшәгәнлекне белдерү өчен Пенсия фондына шәхси гариза биреп, яисә социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, төзәтү урыннары һәм белем бирү оешмалары тарафыннан бирелгән документлар ярдәмендә расларга туры киләчәк. Шуны истән чыгармаска кирәк, социаль пенсия билгеләү өчен гражданнарның Россия территориясендә даими яшәве шарт булып тора. Төзәтмәләр кертелгәнче даими яшәү урыны паспортта яшәү урыны буенча теркәлү турындагы билгеләү, шәхеснең билгеле бер вакытка бирелгән таныклыгы яисә Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бирелгән яшәү урыны буенча теркәү турындагы белешмә белән раслана иде. Теркәүләре булмаган гражданнарның пенсия белән тәэмин итүгә хокукларын гамәлгә ашыру өчен Пенсия фонды элек әгәр кеше социаль, медицина һәм төзәтү урыннарында торган урын буенча теркәлгән булса, социаль пенсия билгеләү турында карар чыгарды. Хәзер теркәүләре булмаган пенсионерларга, социаль пенсия алу өчен, Россиядә яшәгәнлекне раслап, елга бер мәртәбә Пенсия фондына шәхси гариза язарга туры киләчәк. Әгәр пенсия аларның өйләренә китерелә, яисә аны китерүче оешма кассасыннан түләнә икән, раслау кирәк түгел. Шулай ук пенсионер медицина учреждениесендә, төзәтү яисә белем бирү оешмасында булса, мондый гариза язу таләп ителми. Бу ятим һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен бик актуаль. Дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү турындагы федераль закон нигезендә социаль пенсиягә Россиядә яшәүче түбәндәге категория гражданнар ия: -инвалидлар, инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар – алар социаль пенсияне инвалидлык; -ата-анасының берсен яисә икесен дә югалткан 18 яшькә кадәрге, яисә көндезге бүлектә укучы 18 яшьтән узган, шулай ук үлгән ялгыз аналар балалары – туендыручысын югалту буенча алалар; -ата-анасының икесе дә билгеле булмаган балалар да мондый пенсиягә хокуклылар; -55 һәм 50 яшькә (ир-атлар һәм хатын-кызлар яшьләре) җиткән төньякның азсанлы халыклары вәкилләре; -картлык буенча иминият пенсиясенә хокук эшләп тапмаган 65,5 яшькә җиткән ир-атлар һәм 60,5 яшькәчәге хатын-кызлар – бу пенсияне картлык буенча алалар. -Шундый ук хокукка Россия территориясендә кимендә 15 ел яшәп, 65,5 (ир-атлар) һәм 60,5 яшькә (хатын-кызлар) җиткән чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаганнар ия. Бүгенге көндә Татарстанда 79 мең кешегә социаль пенсия түләнә. Аларның күпчелеге аны инвалидлык, туендыручысын югалту буенча ала. Агымдагы елда Пенсия системасына кертелгән үзгәрешләр югарыда телгә алынган пенсия төрләренә кагылмыйлар. Гамәлдәге закон нигезендә алар билгеләнгән пенсия яшенә нисбәтсез рәвештә билгеләнәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International