Киләчәк – җитештерүчеләр кулында!

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Биредә яңа завод төзелешенә нигез ташы салдылар. Бу Һиндстан мәрмәре тиздән Мамадыш җирендә җитештереләчәк, дигән сүз. Гранит һәм мәрмәр эшкәртү заводы төзелешенең символик башлануына багышланган чыгышында Анатолий Петрович: –Киләчәк – җитештерүчеләр кулында! – дип ассызыклады. Яңа производствога 150 млн. сумнан артык инвестиция кертергә планлаштырыла. Баш инвестор “Ясат“ ҖЧҖ хуҗасы Хәлил Мостафа сүзләренә караганда, мәрмәрне Һиндстаннан китерәчәкләр, анда производство җайга салынган инде. Гранит һәм мәрмәр корылмалар җитештерү белән компания беренче елын гына шөгыльләнми. Шундый ук заводлар Казанда һәм Краснодарда уңышлы эшләп килә. Бизнесмен миңа шәхси архивыннан видеоролик та күрсәтте, анда бөек рус язучысы һәм шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның бюстын ясау процессын күрергә мөмкин иде. Сын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. Диб Хәлил Мостафаның ярдәмчесе Кирилл Горечкин: “Вятка“ сәнәгать паркы безнең компанияне уңайлы шартлары белән җәлеп итте. Без Мамадышта Татарстан бизнесының киләчәген күрәбез“, – дип билгеләп үтте. Аннары делегация берничә җитештерү объектында булды. Башкала кунаклары “Азбука сыра“ ҖЧҖ филиалында “яңа гына табадан төшкән“ продукцияне татып карадылар һәм аны әзерләү процессы белән таныштылар. “Бик тәмле сыр!“ – диде Татарстан Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин. Сэндвич - панельләр җитештерү цехы – икенче тукталыш. “АИФ Групп“ ҖЧҖ директоры Зөлфәт Минһаҗев кунакларга лизинг алган вакытта теләсә кайсы эшмәкәр очрашырга мөмкин булган кыенлыклар турында сөйләде. Сораулар һәм тәкъдимнәр ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре игътибарына алынды. Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин башка ведомстволар җитәкКиләчәк – җитештерүчеләр кулында! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Салым хезмәте һәм Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил белән берлектә, Мамадыш районында баланс комиссиясе үткәрде. Эшлекле очрашуның максаты: кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләрен карау, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм ярдәм чаралары буенча актуаль мәгълүматны җиткерү, авыл хуҗалыгы кооперацияләре һәм үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы турында сөйләү. Составы район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, салым хезмәте һәм Икътисад министрлыгы белгечләреннән гыйбарәт делегация “Вятка“ сәнәгать мәйданчыгында булды. челәре белән бергә “Промкомбинат“ ҖЧҖ, элеккеге “Сельхозхимия“, “Сельхозтехника“ территориясендә эшләүчеләр, “Павлова Т. И.“ КФХ, Хатыймов И.Н., “Чулпан“ һәм “Фермер“ хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты һәм Мамадыш районының үзмәшгульләре белән очрашты. Әңгәмә барышында промкомбинатның чималга ихтыяҗы елына 10 тоннадан артып китүе ачыкланды. ТР Икътисад министрлыгы белгечләре базарны анализлап, республикада полиэфир җепселләрен локальләштерү мөмкинлекләрен өйрәнәчәкләренә басым ясадылар. Рөстәм Сибгатуллин, шәһәребездәге икенче санлы лицейда үзмәшгульләр белән оештырылган биш түгәрәк өстәл кысаларында, аларның “үз территориясендә“ дә очрашты (мәсәлән, тегүче Ольга Шапкина (автор искәрмәсе). 2019нчы елдан Россиядә, аерым алганда Татарстанда, яңасалым режимы кертелде – һөнәри керемгә салым сынала. Бу закон башка хезмәткәрләрне җәлеп итмичә генә үзенә даими керем кертүче затларга кагыла. Безнең районда да үзмәшгульләрне исәпкә алу бара. Хәзерге вакытта 300 гә якын кеше теркәлгән инде. Чарага Мамадыш районының 65 эшкуары килгән иде. Алар үзләрен борчыган күпләгән сораулар бирделәр, компетентлы җаваплар алдылар, мондый очрашуларны ешрак оештыруны сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International