2025 елның 22 июлендә шәһәрнең Заошма өлешендә һәм Южный поселогында 13 сәгать 00 минуттан 17 сәгать 00 минутка кадәр су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар.
Әлегә «Меркатор» Мамыдышта бер цех төзи, анда металл эшкәртү җайга салыначак. Тулаем алганда, инвестпроект - ул аларның һәрберсендә җитештерүнең аерым төре алып барылачак өч бинадан тора. Аерым алганда, Рөстәм Манихов тиз төзелә торган йортлар белән шөгыльләнергә хыяллана.
Мамадыш районында урып-җыю кампаниясе гөрләп бара. Көзге бодайны җыюга беренчеләрдән булып «Азык-төлек программасы» АСК хезмәтчәннәре кереште.
2025 елның 22 июлендә Давыдов урамыннан башлап Чкалов, Осипенко, Приовражная урамнарында, 9 сәгать 00 минуттан 15 сәгать00 минутка кадәр су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге әзерләгән «Танышу аланы» уникаль локациясе ел саен үткәрелә торган «Питрау»керәшен мәдәнияте бәйрәмендә кунаклар арасында иң популяр урыннарның берсе булды. Тормыш иптәшен эзләү максатыннан оештырылган бу урын төрле яшьтәге танышырга теләүчеләрне җыйды.
Җәйнең кызган чагы, шуңа күрә мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары бик теләп су буенда вакыт үткәрәләр! Сулыкларның ярлары һәркемне үзенә тартып тора.
22 июльдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, кыска вакытлы җил көчәя 15-20 м/с (Казанда 18 м/с ка кадәр), боз явуы ихтимал.
Район башлыгы Вадим Никитин күп балалы әти, махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Камалов белән очрашты. Ул кыска вакытлы ялга кайткан иде. Район администрациясенә хатыны белән килде. Ял вакытында ир белән хатын гел бергә.
Мамадыш районының Җөри авылында гадәттәгечә ел саен үткәрелә торган "Питрау"керәшен мәдәнияте фестивале узды. Быел бу бәйрәм 27 нче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар керәшен халкының бай гореф-гадәтләрен чагылдырган бай программа әзерләгән иделәр.
Отпускка килгән махсус-хәрби операциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.