Олыязда үзара салым программасы буенча юллар салуга керештеләр.

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Тукай урамында 230 метр озынлыкта вак таш җәеләчәк. Бүген эшләр башкарылачак урынга вак таш кайтарылды.

Быел әлеге авыл җирлегендә шулай ук Түбән Козгынчы авылында Октябрь урамында (110 метр) һәм Югары Козгынчы авылында Тәмле Чишмә урамында (40 метр) юлларны ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, җирлек башлыгы Илдус Хаев сүзләренә караганда, быел Сарбаш Пустошь һәм Дусай торак пунктларында җәяүлеләр күпере ремонтланачак. Барлык кирәкле материаллар сатып алынган. Олыяз авыл җирлеге составына барлыгы 6 торак пункт керә: Олыяз авылы, Түбән Козгынчы авылы, Кыравыл, Югары Козгынчы, Дусай, Тулбай авыллары. Аларның һәрберсендә халык 500әр сум акча  җыеп,  югарыда санап үтелгән эшләрдән тыш, үзара салым акчаларына бу авылларның һәрберсендә урам утларын ремонтлау, лампочкалар сатып алу һәм алыштыру, юлларны кардан чистарту да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International