Очрашу бизнесның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә, шулай ук онлайн-сәүдә һәм логистиканы оптимальләштерү кебек перспективалы үсеш юнәлешләренә багышланды.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мамадыш районында «Патриотларны үстерәбез»муниципаль проектына старт бирелде. Кичә Көек-Ерыкса авылындагы «Карась» туристлык паркы базасында ярышларның икенче этабы узды.
9 ноябрьгә кадәр авылларны интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү бара. Җиңүчеләр 2026 елда станцияләр төзегәндә өстенлек алачак.
Кулчатыр-яңгырлы көннәрдә алыштыргысыз әйбер. Сатып алу уңышлы булсын һәм озак хезмәт итсен өчен, аны сайлаганда кайбер факторларны исәпкә алу мөһим. Сыйфатлы кулчатыр сайлауның төп критерийларын карыйк.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
2025 елның 18 октябрендә Мамадыш шәһәренең үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, ул район халкы һәм кунаклары өчен күркәм традициягә әверелде.
2025 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе район башлыгы В.И. Никитин катнашында Татарстан Республикасы Мамадыш районы эшкуарлары өчен бизнес-интенсив үткәрәчәк.
12 октябрь көнне Баулыда 2016 елда туган һәм аннан кечерәк балалар арасында «Өмет кубогы» XXX төбәк шахмат турниры узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстаннан 27 команда катнашты.
Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халкы арасында социологик сораштырулар үткәрә.
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.