Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мамадыш районында «Патриотлар тәрбиялибез» муниципаль проектына старт бирелде. Кичә Көек-Ерыкса авылындагы «Карась» туристлык паркы базасында ярышларның икенче этабы узды.
Проектның инициаторы - Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин. Ул чараны тантаналы рәвештә ачты һәм ярышларда шәхсән үзе катнашты. Район башлыгы әлеге ярышларның яшьләрне тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Алар патриотизм, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга һәм табигатьтә ориентлашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. "Спорт, дуслык һәм Ватанга хезмәт — менә көчле киләчәкнең нигезе. Бүгенге җиңүләр иртәгәге көннең чын геройларын тәрбияли. Мондый чараларның Ватанны саклаучыга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган елда уздырылуы аеруча мөһим-без патриотизм һәм бердәмлек кыйммәтен аеруча нык аңлый торган вакыт", - дип билгеләп үтте Вадим Ильич. «Патриотлар тәрбиялибез» муниципаль проектының икенче этабында 26 мәктәп командасы катнашты. Балаларга 11 конкурс этабын үтәргә туры килде: ут рубежы, радиацияле җирдә гомумхәрби саклану комплекты кию, тактик ярдәм күрсәтү, пластунча хәрәкәт итү, граната ыргыту, спорт ысулы белән төшү, сазлык аша кичү, параллель кичү, спорт ысулы белән күтәрелү, көч күнегүләре, учак ягу. Катнашучылар көч, җитезлек, чыдамлык, тапкырлык һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Барлык сынаулар дәвамында укучылар ныклык, тәвәккәллек һәм чын иптәшлек рухы күрсәттеләр.