ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш районының Гришкино һәм Иске Черкас авылларында хакимият вәкилләре җирле халык белән очрашты. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнашты.

2025 елның 11 сентябреннән полиция участок уполномоченныйлары хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланган «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабы старт ала.

Кама табиблык амбулаториясендә эшлекле очрашу узды, аның барышында коллективка яңа табиб-терапевтны тәкъдим иттеләр.

2025 елның 11 сентябрендә 9 сәгать 00 минуттан 15 сәгать 00 минутка кадәр су булмаячак


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 14 сентябрендә гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

 

Әңгәмә барышында Вадим Ильич район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар турында җентекләп сөйләде. Төзекләндерүгә, социаль өлкәгә, инфраструктураны үстерүгә һәм җирле инициативаларга ярдәм итүгә кагылышлы актуаль темалар кузгатылды.

Мамадышта «Ползункида йөгерү» беренче шәһәр конкурсы чын мәгънәсендә күңелгә хуш килерлек вакыйга булды. Ярышлар беренче мәртәбә уздырылуга карамастан, алар шунда ук тамашачыларның һәм катнашучыларның күңелләрен яулап алдылар, уңай хис-кичерешләр һәм елмаюлар бүләк иттеләр. Оештыручылар бу балачак һәм спорт бәйрәме күркәм традициягә әвереләчәк һәм ел саен үткәреләчәк, дип вәгъдә иттеләр инде.

Татарстан Республикасы Мадыш районы Урта Кирмән авылында мөһим вакыйга- яңа заманча фельдшер- акушерлык пнукты ачылды. Заманча медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм  проекты кысаларында төзелде һәм авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын  яхшыртырга тиеш.


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 10 сентябрендә «Мамадыш» совхозы поселогында, шәһәрнең Заошма  өлешендә һәм «Северный» поселогында 8:30дан 17:00гә кадәр газ бирүне туктатып торачаклар.

Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендә дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының 46 нчы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International