Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында доклад белән чыгыш ясады, 2025 елның узган чорында территориянең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Доклад төп өлкәләрне: икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, муниципаль инициативалар, мәгариф, мәдәният, спорт, шулай ук эре масштаблы инфраструктур үзгәртеп коруларны үз эченә алды. Вадим Никитин ассызыклаганча, ирешелгән нәтиҗәләр-җирле үзидарә органнарының, предприятиеләрнең һәм районда актив яшәүчеләрнең килешеп эшләве нәтиҗәсе. 2026 елга өстенлекле бурычлар арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы базасын алга таба үстерү, территориянең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген көчәйтү, социаль һәм транспорт инфраструктурасын модернизацияләүне дәвам итү билгеләнде. Район башлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм администрация командасының куелган бурычларны хәл итәргә әзер булуына ышандырды.