Бүген авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары белән киңәшмә узды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин үткәрде.
Көн тәртибе кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: Коррупциягә каршы тору һәм законнарны катгый үтәү: коррупция күренешләрен профилактикалау һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә законлылык тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Декларацияләрне тутыру кагыйдәләре: җирлек башлыклары керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында декларацияләрне тутыру тәртибе буенча аңлатмалар алдылар, бу-үтә күренмәлелекнең һәм хисаплылыкның мөһим элементы.
Биологик иминлек: эре мөгезле терлекләрнең һәм йорт хайваннарының биологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар, бу халык сәламәтлегенә һәм агросәнәгать комплексы үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.