Узган атнаның җомга-якшәмбе көннәрендә башкалабызда Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль (район, шәһәр) подразделениеләре хезмәткәрләре арасында 1нче Спартакиаданың финал ярышлары узды.
“Нократ” (“Вятка”) район газетасының 95 еллык, “Нократ дулкыннары” телерадиокомпаниясенең 10 яшьлек юбилейларына багышланган җыр бәйгесе шулай атала. Ул 2012 елның декабрь аенда узачак. “Татмедиа” ААҖ филиалы аны эстрада җыры традицияләрен торгызу, башкаручыларда һәм тыңлаучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, дуэт башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, сәләтле башкаручыларны, иҗади коллективларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларыннан оештырыла.
Бүген “Вамин” ААҖнә кергән авыл хуҗалыклары предприятиеләрендә хезмәт куючыларны җәмгыть банкротлыкка чыга икән, дигән хәбәр куркыта. Бөтен малларын, техникаларын алып бетерәчәкләр, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә.
6-10нчы ноябрьләрдә Башкортостан башкаласы Уфада Билбауларда көрәш буенча халыкара федерациянең беренче президенты Р.Ф.Гайнанов истәлегенә оештырылган халыкара турнирдан ул бронза медаль белән кайтты.
12нче ноябрьдә шул исемдәге акциянең чираттагы этабына старт бирелде. Акция кысаларында районыбызда 23нче ноябрьгә кадәр халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгән массакүләм мәдәни, спорт чаралары үткәрү каралган.
10нчы ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне